Башкалада Татарстан Республикасы прокурорын тәкъдим иттеләр. Россия Президенты Указы нигезендә, әлеге вазыйфага Альберт Суяргулов билгеләнде. Тәкъдим итү чарасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Хезмәт коллективын яңа прокурор белән Россия Генераль прокуроры урынбасары Анатолий Разинкинтаныштырды. Альберт Суяргулов моңарчы Санкт-Петербург прокуроры урынбасары вазыйфасынбашкарган.
Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, Татарстан илнең терәктөбәге булып санала һәм ул традицион рәвештә социаль-икътисадый үсешнең төп күрсәткечләре буенча әйдәп бара.
– Уңай күрсәткечләргә ирешергә күпчелек очракта республиканың хокук саклау органнары, шул исәптән, прокуратура белән уртак нәтиҗәле эшчәнлек ярдәм итә, – диде Рәис. – Ведомство хезмәткәрләренә тырышлыклары, фидакарьлекләре һәм һөнәри осталыклары өчен рәхмәт әйтәсем килә. Гражданнар һәм бизнесның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауга бәйле күп кенә мәсьәләләр сезнең даими контрольдә тора. Прокурор ышанычлы яклаучы булырга тиеш. Илкүләм проектлар һәм республика программаларын тормышка ашыруда күзәтчелек итү игътибар үзәгендә булырга тиеш.
Альберт Суяргулов сүзләренә караганда, аның һөнәриэшчәнлегенең төп максатлары үзгәрешсез, алар илебезгә һәм халыкка хезмәт итүдән гыйбарәт.
– Татарстан – куәтле икътисадый мөмкинлекләре, тарихи мирасы һәм төрле традицияләре булган төбәк. Әмма теләсә кайсы төбәкнең төп байлыгы – ул аның кешеләре. Республика ирешкән уңышларга караганда, аның халкын хезмәт сөючәнлек, үз дигәнендә нык торучанлык һәм алгарышка омтылыш аерып тора, – диде яңа билгеләнгән Татарстан Прокуроры.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез