Рөстәм Миңнеханов: Татарстан Россия-Малайзия хезмәттәшлеген үстерүдә актив катнаша

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Малайзиянең Югары хакиме Солтан Ибраһим белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.

Малайзия солтаны Россиягә беренче рәсми визиты кысаларында Казанга килде. Элегрәк Мәскәүдә ул Россия Президенты Владимир Путин белән очрашкан иде.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Малайзия ислам дөньясында мөһим роль уйный, дөньяның тотрыклы үсешенә өлеш кертә, Азия-Тын океан төбәгендә Россиянең иң мөһим партнерларының берсе булып тора.

"Быел илегезнең Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясендә рәислеге, һичшиксез, төбәк иминлеген ныгытуга, икътисадны һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлекне алга таба үстерүгә ярдәм итәчәк. Россия-Малайзия элемтәләре дә алга таба үсеш алыр дип өметләнәбез. Татарстан моңа актив рәвештә ярдәм итәргә әзер", - диде республика Рәисе. Ул билгеләп үткәнчә, Малайзиянең күп өлкәләрдәге тәҗрибәсе, аның алга киткән ислам финанслары, хәләл продуктлар һәм хезмәт күрсәтүләр базары бөтен дөньяда, шул исәптән Россиядә дә зур кызыксыну уята. Татарстан Россия-Малайзия хезмәттәшлеген үстерүдә актив катнаша.

Рөстәм Миңнеханов солтанга узган елның август һәм декабрь айларында Татарстан делегациясенең Малайзиягә визитлары вакытында күрсәткән җылы кабул итүләре һәм кунакчыллыклары өчен рәхмәт белдерде. Декабрь сәфәре барышында Татарстан Рәисе Куала-Лумпурда «Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең күчмә утырышын уздырган иде. "Узган ел без Малайзия Премьер-министры Әнвәр Ибраһим белән өч тапкыр очраштык. Аңа Татарстан белән хезмәттәшлек мәсьәләләренә игътибары өчен рәхмәтле", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Быел Малайзия Премьер-министры «Россия-Ислам дөньясы: KazanForum» 16 нчы халыкара икътисадый форумында һәм май аенда Казанда уңышлы узган «Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышында шәрәфле кунак булды.

"Быел KazanForum кысаларында "Россия-Малайзия" аерым түгәрәк өстәле оештырылуы сөендерә. Без Малайзия делегацияләрен киләсе елның май аенда узачак чираттагы форумда һичшиксез көтеп калабыз", - диде Татарстан Рәисе. Малайзия делегациясе шулай ук 2024 елның октябрендә Татарстан башкаласында зур уңыш белән узган БРИКС саммитында катнашты. Соңрак Малайзия БРИКСның партнер иле булды.

Татарстан Рәисе хәбәр иткәнчә, Татарстан Малайзиянең берничә төбәге, аерым алганда, Җохор һәм Саравак штатлары белән элемтәдә тора. Узган ел йомгаклары буенча үзара товар әйләнеше үсеше теркәлгән. Позитив динамика быел да дәвам итә. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика Малайзия компанияләре белән нефть-газ һәм нефть химиясе өлкәсендә эшне дәвам итәргә әзер. Татарстан предприятиеләре дә хезмәттәшлек итәргә тели, алар арасында Зеленодольск суднолар төзү заводы да бар.

Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы, хәләл индустрия һәм югары технологияләр өлкәсендә хезмәттәшлек итүнең яхшы перспективаларын билгеләп үтте. Аерым алганда, Татарстан Рәисе Малайзия коллегаларын агымдагы елның сентябрендә Kazan Digital Week халыкара форумына чакырды.

Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Малайзия арасындагы озак вакытлы мөнәсәбәтләрне ныгытуның мөһим факторы дип халыкара яшьләр хезмәттәшлеген атады. Моңа беренчеләрдән булып хәрәкәтнең дипломатия мәктәп клубларының халыкара челтәрен үстерү ярдәм итә, алар нәтиҗәсендә төрле илләрдән килгән яшүсмерләр бер-берсенең мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән таныша. Бүген бу дөньяның 24 иленнән 300дән артык мәктәп, шул исәптән Малайзиянең 12 мәктәбеннән балалар.

"Сезнең яшьләр белән эшләү тәҗрибәгез күп яктан уникаль. Узган елның декабрендә без Малайзиянең Милли яшьләр советы эшчәнлеге белән таныштык, Куала-Лумпурда Халыкара яшьләр үзәгендә булдык. Бу көннәрдә Малайзия мәктәпләреннән иң актив катнашучылар безнең республикада кунакта, анда "Дуслар" халыкара лагереның Казан этабы уза - Татарстаннан 20 һәм Малайзиядән 10 укучы. Ә быел көз Куала-Лумпурда безнең уртак яшьләр лагере узачак, анда Татарстан һәм Малайзиядән 200 яшүсмер катнашачак», - дип сөйләде республика Рәисе.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Малайзия партнерларын киләсе елда 2026 елда ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусын алган Казандагы чараларда катнашырга чакырды.

"Безнең республика - Россиядә ислам банкингы һәм финанслау принципларын кертү буенча сынау төбәге. Бу безнең хезмәттәшлек өчен тагын бер перспективалы өлкә. Малайзия ислам финансларын үстерүдә зур тәҗрибәгә ия. Узган елның августында Малайзиягә визитыбыз кысаларында Татарстан дәүләт хезмәткәрләре "Дәүләт сәясәте һәм ислам финанслары" юнәлеше буенча стажировка үттеләр. Бу курслар өчен Сезгә рәхмәт", - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Рәисе Малайзия солтанына.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов мәгарифтә, шул исәптән ислам мәгарифендә, мәдәнияттә, туризмда һәм спортта гуманитар багланышларның мөһимлеген билгеләп үтте. "Сезгә чын күңелдән Татарстанда рәхәт һәм нәтиҗәле эшләвегезне телим. Россия-Малайзия мөнәсәбәтләре кысаларында Малайзия белән үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерүгә омтылуымда ышандырам», - диде Рөстәм Миңнеханов.

"Кадерле дустым! Биредә миңа күрсәтелгән җылы кабул итүгә һәм бу кунакчыллыкка мин бик шатмын. Элегрәк минем Владимир Путин белән дустанә конструктив очрашу узды. Ул Татарстан, Сезнең төбәкнең табигый матурлыгы һәм республиканың технологияләр һәм инновацияләрдәге казанышлары турында бик яхшы фикерләр әйтте", - диде Малайзия Короле. Ул билгеләп үткәнчә, Казанга әлеге визит Малайзиянең Татарстан белән хезмәттәшлекне киңәйтүгә һәм тирәнәйтүгә бирелгәнлеген раслый.

Солтан Ибраһим шулай ук Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән «Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме эшчәнлеген югары бәяләде. "Безнең икътисадый хезмәттәшлекне, нефть химиясендә, инновацияләрдә, ислам финансларында һәм хәләл секторында хезмәттәшлекне ныгыту өчен зур потенциал бар. Безнең югары уку йортлары арасында академик алмашулар киңәя. Россия һәм Малайзия арасында авиаэлемтәне яңарту өметле булып күренә. Бу туризм һәм коммерция үсеше өчен яңа юллар ачачак. Мин Малайзиядә Татарстаннан килгән студентларны һәм туристларны күбрәк күрермен дип өметләнәм. Сезнең республикага әлеге визит Малайзия белән Татарстан арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга яңа этәргеч бирер дип ышанам», - диде Солтан Ибраһим.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре