Татарстан хаклы рәвештә Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә яхшы мәгълүм алдынгы төбәк булып тора. Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллыда Машина төзүчеләр көненә багышланган тантаналы чарадагы чыгышын шул сүзләрдән башлап җибәрде. Чара Чаллының Орган залында уза.
Рөстәм Миңнеханов машина төзү комплексы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәрен – Машина төзүчеләр көне белән хуплады. Аның әйтүенчә, республикада тармакның 3 меңнән артыграк предприятиесе эшләп килә. Аларга 135 меңнән күбрәк хезмәткәр җәлеп ителгән.
Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, быел 7 ай йомгаклары буенча машина төзү өлкәсендә төяп озатылган продукция күләме акчага салып исәпләгәндә 1 триллион сумнан артып киткән. Шушы чорда 26 мең чамасы автотранспорт, 2 меңнән күбрәк авыл хуҗалыгы һәм юл-төзелеш махсус техникасы, 1 миллион 400 меңнән артыграк көнкүреш техникасы җитештерелгән.
“Бу саннарның һәркайсы артында завод эшчеләренең көндәлек зур хезмәте ята”, – дип басым ясап әйтте Рөстәм Миңнеханов. – Башкарылган зур эшләр нәтиҗәсендә Татарстан ил субъектларында сәнәгать сәясәтен нәтиҗәле гамәлгә ашыру рейтингында беренче урында тора”.
Бүген Татарстанның машина төзүчеләре гомуми җиңүгә дә саллы өлеш кертеп килә. “Республиканың оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре көчәйтелгән режимда эшләвен дәвам итә. Заводларның хезмәт коллективлары, дәүләт куйган стратегик бурычларны үтәү өчен 2-3әр смена эшләп, производствоның өзлексез эшләвен тәэмин итә. Ил җитәкчелеге быел 130 еллыгын билгеләп үткән Горький исемендәге завод һәм оештырылуына 85 ел тулган Казан вертолет заводы эшен югары бәяләде. Алар югары дәрәҗәдәге бүләккә – “Фидакарь хезмәт өчен” орденына лаек булды”, – дип искә төшерде Рәис.
Ул махсус хәрби операциядә катнашучыларга – мобилизацияләнгән хезмәткәрләргә, аларның гаиләләренә игътибарлы мөнәсәбәттәге компанияләргә аерым рәхмәт сүзләре ирештерде.
Предприятиеләр махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк хәрбиләргә, хәрби частьләр, илнең яңа төбәкләрендә яшәүчеләргә ярдәм итүдә актив катнаша. КамАЗ, Казан авиация һәм вертолет заводлары, шулай муниципаль районнар предприятиеләре бу эшкә зур өлеш кертә.
Агымдагы ел Татарстан һәм Россиядә Ватанны саклаучы елы буларак игълан ителде, дип искә төшерде Рөстәм Миңнеханов һәм залда утыручы махсус хәрби операциядә катнашучыларны кул чабып сәламләргә тәкъдим итте. Алар республиканың машина төзү предприятиеләрендә хезмәт куйган, хәзер исә Ватаныбызны лаеклы төстә саклый, диде Рәис.
Рөстәм Миңнеханов республиканың машина төзү тармагында эшләүче “иң-иңнәргә” дәүләт бүләкләре һәм Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәт хатларын тапшырды.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез