Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әфганстанның Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Гулла Хәсән Хәсәнгә белдерде, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте. Татарстан Рәисе һәм Әфганстанның Россиядәге илчесе очрашуы ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Яклар «хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре» турында фикер алыштылар. Миңнеханов экспортны киңәйтү мәсьәләсенә кагылып кына калмыйча, алга таба Россиянең Әфганстанның үсеше өчен шартлар тудыру һәм гуманитар мәсьәләләрне хәл итү яклы булуын искәртте. Август башында Татарстанның Әфганстанга турыдан-туры продукция җибәрә башлавы билгеле булды.
Соңрак хәбәр ителгәнчә, сәүдә очрашулары барышында Әфганстан һәм Татарстан проектлар өстендә эш башлау турында меморандумнар төзеделәр, алар кысаларында инвестицияләрнең гомуми суммасы 183 млн доллар тәшкил итәргә мөмкин.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез