Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Татарстан урманчыларына яңа махсус техника тапшырды

Бүген республиканың урман хуҗалыгы хезмәткәрләренә яңа урман янгыннарына каршы һәм урман хуҗалыгы техникасы тапшырылды. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе урынбасары Вячеслав Спиренков, Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров катнашты.

Тантана Саба районында Урман хезмәткәрләре көненә һәм Татарстан урман хуҗалыгына дәүләт идарәсе органы оешуга 105 ел тулуга багышланган тантаналы чара кысаларында узды.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, урманнарны саклау һәм торгызу өстенлекле бурычларның берсе булып тора. Республикада урманчылыкларның матди-техник базасын ныгытуга зур игътибар бирелә. "Урман хуҗалыгы хезмәткәрләренә сезнең гаять зур һәм бик мөһим хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәбез. Тармакка ярдәм итүгә без һәрвакыт аерым игътибар бирәбез", - дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе.

Урманчылыкларга барлыгы 37 берәмлек техника тапшырылды. Алар «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты һәм "Татарстан Республикасының урман хуҗалыгын үстерү" дәүләт программасы кысаларында сатып алынган.

/ТР Рәисе Матбугат хезмәте

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре