Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов: «Татарстан Вьетнам белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур әһәмият бирә»

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Россия – АСЕАН саммитында катнашу өчен килгән Вьетнам делегациясен җитәкләүче Премьер-министр Ле Минь Хынг белән очрашты. Бу хакта Рәиснең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россия – Вьетнам дустанә мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән Вьетнам арасында хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре турында фикер алышты.

Миңнеханов республиканың Вьетнам белән элемтәләрне үстерүгә зур әһәмият бирүен ассызыклады һәм ике яклы партнерлыкның югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте. Ул узган елда Вьетнамда булып кайтуын искәртте һәм элемтәләрне алга таба да ныгытуга ышаныч белдерде.

«Татарстанның Вьетнам партнерлары белән хезмәттәшлек итү тәҗрибәсе бар. Минем сезнең илдә күп тапкырлар булганым бар. Соңгы тапкыр узган елда килгән идем. Без югары дәрәҗәдә берничә очрашу уздырдык. Сезнең Казанга килүегез дустанә элемтәләребезне ныгытуга ярдәм итәр, дип ышанабыз», – диде Татарстан Рәисе.

Миңнеханов сүзләренчә, Вьетнам – Россиянең Азия-Тын океан төбәгендәге төп партнерларының берсе. Ул узган елда Татарстан белән Вьетнам арасындагы товар әйләнеше 63 миллион долларга кадәр артуын билгеләп үтте.

Гуманитар хезмәттәшлеккә дә аерым игътибар бирелде. Татарстан югары уку йортларында Вьетнам студентлары белем ала, ә республикада бу илдән килгән 700гә якын кеше яши.

Миңнеханов Вьетнамның Казандагы Генераль консуллыгын ачарга һәм туризм өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтергә тәкъдим итте.

Вьетнам Премьер-министры Ле Минь Хынг Татарстан ягына җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде һәм Россия – АСЕАН саммитының ике яклы мөнәсәбәтләрне үстерү өчен әһәмиятен билгеләп үтте.

«Россия – АСЕАН саммиты Вьетнам белән Россия арасындагы хезмәттәшлекне үстерү өчен яхшы этәргеч булыр, дип ышанам. Соңгы елларда Президент Владимир Путин җитәкчелегендәге Россия Федерациясе һәм сезнең җитәкчелектәге Татарстан Республикасы икътисадта һәм башка өлкәләрдә зур уңышларга ирешә. Шулай ук Вьетнам халкы илнең азатлыгы һәм берләшүе өчен көрәштә Россия халкы күрсәткән ярдәмне беркайчан да онытмаячак», – диде ул.

Очрашу азагында Вьетнам хөкүмәте башлыгы мәртәбәле кунаклар китабына теләкләрен язып калдырды.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Минниханов, миңнеханов

Көн хәбәре