Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Россия Дәүләт флагы көне белән котлады

Бүген Россиядә Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә татарстанлыларны бәйрәм белән котлады.

«Россия халыклары бердәмлеге елында бу бәйрәм аеруча зур мәгънәгә ия. Россиянең Дәүләт флагы илебездә һәм аннан читтә яшәүче миллионлаган кешене берләштерә, бердәмлегебезнең һәм теләктәшлегебезнең символы булып тора. Безнең бурыч — дәүләт символларын ихтирам итү һәм саклау, Ватанга тугры булу», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Бүген Татарстанда бәйрәмгә багышланган тематик чаралар, төрле танып-белү һәм уен программалары узачак, триколор тасмалары таратылачак.

Республика Рәисе муниципаль берәмлекләр җитәкчеләренә чараларны оештыруда ярдәм күрсәтергә һәм кирәкле иминлек чараларын тәэмин итәргә кушты.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре