Бу хакта ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов республика Дәүләт Советына юлламасында белдерде. Быел "Электрон мактау" тактасы лауреатлары исеменә 15 220 кеше лаек булган. Аларның һәркайсы мактау тактасына язылу турында таныклык ала. "Һәр лауреат - үз коллективлары өчен үрнәк, үсеп килүче буын һәм барыбыз өчен дә ориентир", - диде Миңнеханов.
Юлламага 20 һәм 40 елдан артык хезмәт стажы булган производство алдынгылары чакырылган иде. Алар арасында-нефть-газ химиясе комплексы, машина төзелеше предприятиеләре һәм оборона-сәнәгать комплексы оешмалары хезмәткәрләре бар. "Без сезнең белән горурланабыз!"- диде Татарстан Рәисе, чакырылган лауреатларга мөрәҗәгать итеп.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез