Киләсе 2025 ел Татарстанда Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык Юлламасында хәбәр итте.
Билгеле булганча, 2025 елда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. «Әлеге зур вакыйганы бәйрәм итү кысасында без алда торучы бурычларның әһәмиятен исәпкә алып, 2025 елны республикада Ватанны саклаучылар елы дип игълан итәм», – диде Татарстан Рәисе.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез