Ул яшьләр үзәкләре, хәрби-патриотик үзәкләр, экстрим-парклар, балаларны савыктыру лагерьлары челтәрен үз эченә ала.
Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика Дәүләт Советына Юлламасында белдерде.
Рәис сүзләренә караганда, республика Россия хәрби-тарихи җәмгыятенең, “Юнармия”, “Алдынгылар” хәрәкәте, “Җиңү волонтерлары”, “Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе” җәмгыяте, “Гыйлем”, “Ватан” һәм башка яшьләр оешмаларының проектларын һәм башлангычларын гамәлгә ашыруга ярдәм күрсәтә. “Төп бурыч – бу мәйданчыкларга барлык мөмкинлекләрдән нәтиҗәле файдалану нигезендә ничек тә күбрәк ярдәм итү”, - диде Миңнеханов. Аның басым ясап әйтүенчә, барлык категориядәге яшьләрне үсеп килүче буын белән эшкә җәлеп итү мөһим. “Бигрәк тә хәзер – идеологик көрәш барган бер мәлдә аеруча әһәмиятле бу”, – дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез