«Бу – төзүчеләр, инвесторлар һәм төзелеш материаллары җитештерүчеләр өчен зур форум. Анда төрле илләрдән катнашучылар җыелачак. Әлеге чара бик әһәмиятле, ул безнең төзүчеләр һәм риэлторлар өчен файдалы булачак. Катнашырга һәм эшлекле элемтәләрне үстерергә чакырабыз.
Чара барышында Россия төзүчеләренең проектлары тәкъдим ителгән күчемсез милек күргәзмәсе, шулай ук төзелеш материаллары, технологияләр һәм җиһазлар ярминкәсе оештырылачак. Рәхим итегез, катнашыгыз!» – дип язды Рөстәм Миңнеханов һәм видео урнаштырды.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез