Рәис билгеләвенчә, документаль фонд аеруча кыйммәтле. Акт язмаларының беренче нөсхәләре республиканың һәр ЗАГСында 100 ел дәвамында саклана, аларның гомуми күләме-14 миллионга якын. Язмаларның бер өлеше иске татар телендә гарәп һәм латин графикасы белән төзелгән, бу Татарстан фондын тагын да үзенчәлекле итә. «Безнең төп максат–заманча идарә һәм мәгълүмати технологияләр нигезендә дәүләт теркәве системасын үстерү. ЗАГС органнары ясалма фәһемне көндәлек эштә актив кулланалар. Агымдагы елда «Гаилә» цифрлы гаилә ярдәмчесе эшли башлады, ул ЗАГС органнары эшчәнлегенең барлык аспектлары буенча халык сорауларына җавап бирә», – диде республика Рәисе. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстанда гаилә институтын ныгыту һәм традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау буенча актив эш алып барыла. «Без үз эшебездә һәр халыкның гореф-гадәтләренә таянырга тырышабыз. Татарстанда 175 милләт вәкиле яши. Республика ЗАГСларында татар, рус, чуваш, удмурт, мари, мордва йолалары белән тантаналы теркәлүләр үткәрелә. Бу–буыннар һәм мәдәниятләр арасындагы мөһим бәйләнеш, – диде Рөстәм Миңнеханов».
– Сезне Татарстанда сәламләвемә шатмын. Россия субъектларының ЗАГС органнары җитәкчеләренең бөтенроссия киңәшмәсен уздыру урыны итеп Казанны сайлау-безнең өчен зур дәрәҗә һәм җаваплылык. Безнең республика тәҗрибә уртаклашырга ачык һәм башкалардан өйрәнергә әзер. Бу очрашу яңа уртак казанышларга мөһим адым булсын, – диде Миңнеханов
.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез