Рөстәм Миңнеханов Татарстанда яшәүчеләрне 1 апрель белән шаяртып котлады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең телеграм-каналында республикада яшәүчеләрне шаяртулы фото урнаштырып котлады.

Республика Рәисе, гадәттәгечә, эш бүлмәсеннән төшерелгән Ирек мәйданы фотосурәтен урнаштырган. Әмма фото бүген түгел, ә кышын – Ирек мәйданы әле ап-ак карга күмелеп утырган бер мәлдә төшерелгән.
“Бер-беребез белән исәнләшергә тиешбез. Татар һәм рус телләрендә исәнләшүнең үзенә бер ысулы бу. Икенчедән, Казанда һава торышының нинди булуы: кояшлымы яки яңгырлымы икәне күпләрдә кызыксыну уятадыр дип уйлыйм. “Башка фото куярга ярамыймыни соң?” – дип тәнкыйтьләүчеләр дә бар. Шундый инде ул. Казанда эш бүлмәсендә булган вакытларда һәрчак шулай исәнләшәм”, – дип язган иде кайчандыр Рөстәм Миңнеханов, әлеге гадәтен аңлатып.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов Миннеханов

Көн хәбәре