Рөстәм Миңнеханов Татарстанда яшәүчеләрне ТАССР оешуга 104 ел тулу белән котлады

ТАССР 1920 елның 25 июнендә игълан ителгән.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада яшәүчеләрне ТАССРны игълан итү көне белән котлады. Рөстәм Миңнеханов котлавын үзенең телеграм-каналында урнаштырган.
– Мәңге яшә, кадерле Ватаныбыз! – дип язган республика Рәисе үзенең котлавында.
Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы (ТАССР) моннан 104 ел элегрәк – 1920 елның 25 июнендә игълан ителгән. Бу вакыйгага бер ай кала – 1920 елның 27 маенда ТАССРның оештырылуы турында Декретка кул куелган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре