Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов интернет аша уздырылучы “Үлемсез полк” акциясендә катнашып, Бөек Ватан сугышы елларында яу кырларында һәлак булган туганы Галимҗан Миңнеханов турында сөйләгән.
“Әтиемнең абыйсы Галимҗан Миңнеханов. 359нчы укчылар полкында сугышкан. 1941 елның декабрендә Мәскәү янында һәлак булган. Хәтерлим һәм горурланам!” – дип билгеләп үткән республика Президенты Instagram челтәрендәге битендә.
Ул үзенә язылучыларның һәммәсен #БессмертныйПолкОнлайн акциясендә катнашырга чакырган.
“Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарыгызның фотосурәтләрен 2021.polkrf.ru сайтына урнаштырыгыз”, – дип язып куйган Рөстәм Миңнеханов.
Исегезгә төшерәбез: ел саен Җиңү көне хөрмәтенә үткәрелә торган “Үлемсез полк” акциясе санитария-эпидемиологик хәлнең тотрыклы булмавы сәбәпле 24 июньгә күчерелде. Узган елда коронавирус пандемиясе аркасында Россия Президенты Владимир Путин Җиңү парадын соңрак вакытка күчергән иде. Быел парад 9 майда узачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез