Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда яшьләргә ярдәм итү, аларны үстерүнең бербөтен системасы төзелә

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков югары уку йортлары ректорлары һәм юнәлеш министрлары V Казан Глобаль яшьләр саммитында катнашучылар белән очрашты. Очрашу Уникаль осталык үзәгендә узды. 

Форумның төп темасы «Глобаль үзгәрешләр чорында мәгариф: тотрыклы үсеш өчен кадрлар". Саммит 50 илдән, шул исәптән БРИКС, ИХО һәм Азия-Тын океан төбәгеннән 250 делегатны берләштерде.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, кискен үзгәрешләр чорында нәкъ менә мәгариф аерым шәхеснең дә, тулаем дәүләтнең дә тотрыклылыгын билгели.  «Безнең уртак бурычыбыз - һәр егет һәм кызга һөнәрендә дә, шәхес формалашу процессында да үз урынын табарга мөмкинлек бирә торган система булдыру», - диде республика Рәисе. 

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанда балаларга һәм яшьләргә ярдәм итүнең һәм аларны үстерүнең бербөтен системасы төзелә. Россиядә балалар лагерьлары һәм клубларының иң эре челтәре эшли. Яшь галимнәргә һәм белгечләргә ярдәм итү программалары гамәлгә ашырыла. «Беренчеләр хәрәкәте» линиясе һәм мәгариф системасы буенча комплекслы һөнәри юнәлеш бирү эше алып барыла. Республиканың әйдәп баручы югары уку йортлары, шулай ук алга киткән фәнни үзәкләр һәм кванториумнар челтәре бердәм мәгариф экосистемасын булдыралар. Фәнни-технологик үсешнең дәүләт программасы расланды һәм даими камилләштерелә.

"Без һәрвакыт хезмәттәшлеккә әзер һәм фикер алышу белән кызыксынабыз. Саммитның эшлекле программасы кысаларында сез бик мөһим мәсьәләләрне күтәрдегез: яшьләрне фән һәм технологияләргә тарту, мәгариф системасында стартапларның һәм ясалма акылның роле, өзлексез укыту концепциясе. Ышанам ки, сезнең дискуссияләр максималь нәтиҗәле узды һәм уртак проектларны уңышлы гамәлгә ашыруга ярдәм итәчәк", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Ул билгеләп үткәнчә, бүгенге очрашу яңа шәһәр киңлегендә - Уникаль осталык үзәгендә уза. Әлеге комплексның бурычлары арасында - милли һәм мәдәни традицияләрне саклау, һөнәрчелек күнекмәләрен яшь буынга тапшыру. 

Валерий Фальков республика җитәкчелегенә кунакчыллыклары һәм саммитны югары дәрәҗәдә оештырулары өчен рәхмәт белдерде. "Без сезнең белән булган урынны аерым билгеләп үтәсем килә. Уникаль осталык үзәге - зур һәм мөһим проект, анда мәгариф, мәдәният һәм иҗат берләштерелгән. Шул ук вакытта без барысының да гармонияле, грамоталы оештырылганын күрәбез. Миңа калса, мондый алым традицияләрне саклау бурычына иң яхшы җавап бирә", - диде министр.

Ул ассызыклаганча, мәгариф өлкәсендә ислам дөньясы илләре белән хезмәттәшлекне үстерү Россия өчен зур әһәмияткә ия. "Гадәттәгечә без бик күп илләр икътисадының төп тармаклары: сәнәгать, сәламәтлек саклау, авыл хуҗалыгы, транспорт өчен белгечләр әзерлибез. Россия университетларында Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре гражданнары саны 260 меңнән артып китә. Бу Россиядәге чит ил студентларының гомуми санының 63%ы. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан чит ил студентлары саны буенча лидерлар рәтенә керә», - диде Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы. 

Әңгәмә барышында югары уку йортлары ректорлары һәм чит илләрдән юнәлеш министрлары мәгариф системасын үстерү, һөнәри юнәлеш бирү һәм тәрбия эше тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Катнашучылар шулай ук студентлар һәм фәнни тәҗрибә алмашу мәсьәләләре, шулай ук югары уку йортлары арасындагы хезмәттәшлек перспективалары, шул исәптән Россия уку йортлары белән дә, турында фикер алыштылар.

/ТР Рәисе Матбугат хезмәте

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре