– Мондый очрашулар безнең өчен бик тә мөһим. Алар яшьләрнең ничек яшәвен, нәрсә белән кызыксынуын һәм нинди инициативалар тәкъдим итәргә әзер булуын яхшырак белергә ярдәм итә. Бу традицияне алга таба да дәвам итәчәкбез!Татарстанда яшьләр өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Без заманча инфраструктура булдырабыз, яшьләр оешмаларын хуплыйбыз һәм төрле ярдәм программаларын тормышка ашырабыз. Безнең төп максатыбыз - республикада яшьләрнең үз сәләтләрен эшкә җигә, гамәлгә ашыра алулары өчен уңайлы мохит тудыру, – дигән Республика Рәисе.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез