Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән Индонезия арасындагы хезмәттәшлек перспективаларын билгеләде

Татарстан Рәисе Индонезиянең икътисад мәсьәләләре буенча министры-координаторы, Россия-Индонезия уртак сәүдә-икътисади һәм техник хезмәттәшлек комиссиясенең рәистәше Аирлангга Хартарто белән очрашты.

Хезмәттәшлекнең перспективалы юнәлешләре буларак, Рөстәм Миңнеханов Индонезия инвестицияләрен республиканың икътисади проектларына җәлеп итүне атады. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бу төрле дәрәҗәдәге һәм максатчан мәйданчыклар: махсус икътисади зоналар, социаль-икътисади үсешнең өстенлекле территорияләре, технопарклар, промпарклар һәм сәнәгать мәйданчыклары, бизнес-инкубаторлар һәм технополислар. Инвесторлар өчен салым, таможня һәм коммерция преференцияләре булдырылган», – дип сөйләде республика Рәисе.

Министр сәнәгать хезмәттәшлеген киңәйтү кирәклеген ассызыклады. Ул илнең суднолар төзелеше һәм вертолетлар китерүгә кызыксынуын билгеләп үтте. «Без Татарстан Республикасы Индонезия товарлары өчен Россия базарына капка була ала дип саныйбыз. Хезмәттәшлекне киңәйтү мөмкинлеген карыйбыз, һәм, дөрес билгеләп үткәнегезчә, бездә моның өчен юнәлешләр күп», – дип ассызыклады Хартарто.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре