Рөстәм Миңнеханов: татарстанлылар СВОда югары һөнәри осталык һәм сыгылмас рухи көч күрсәтә

Татарстанлылар СВО зонасында хәрби хезмәтнең барлык авырлыкларын түземлек белән күтәрә, югары һөнәри осталык һәм сыгылмас рухи көч күрсәтә. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына юлламасында белдерде.

«Бүген, 80 ел элек кебек үк, безнең хәрбиләр илнең суверенитетын яклыйлар, фидакарь рәвештә нацизмга каршы көрәшәләр. 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Алгы сызыкта – махсус хәрби операциядә катнашучылар, алар арасында меңләгән татарстанлылар», – диде ул.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, СВОда катнашучыларның кайберләре бүген залда.
«Сезгә тирән ихтирам һәм рәхмәт сүзләре», – диде Татарстан Рәисе.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Рөстәм Миңнеханов фейк Миңнеханов Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән Татарстан Рәисе СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" Раис санкции импортозамещение "контрактчыларның минниханов

Көн хәбәре