Бүген безнең илдә Физкультурник көне, ә иртәгә Россиядә Төзүче көне билгеләп үтелә. Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны котлады һәм берничә йөкләмә бирде.
Татарстан - хаклы рәвештә илнең иң спорт төбәкләренең берсе, ә Казан Россиянең спорт башкаласы булып санала. Республика спорт объектлары белән тәэмин ителеш буенча алдыныгылар рәтендә – 12 меңнән артык спорт корылмасы файдалануга тапшырылган.
"Бүген республиканың һәр шәһәрендә һәм районында заманча спорт объектларының тулы бер комплексы бар: универсаль спорт залы, бассейн, чаңгы базасы, стадион. 2029 елга барлык районнар да ябык боз ареналары белән җиһазландырылачак. Республика программасы кысаларында шундый 12 объект төзү планлаштырыла", - дде Рөстәм Миңнеханов.
Сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру буенча эзлекле эш алып бару нәтиҗәсендә татарстанлыларның 67%ы даими рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнә, диде ул. Иртәгә төзелеш тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Бу өлкәдә Татарстанда 86 меңнән артык кеше эшли.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, республиканың төзелеш тармагы тотрыклы үсеш күрсәтә һәм илдә алдынгыларның берсе булып тора. Әйтик, узган ел Татарстанда төзелеш эшләре күләме тарихта беренче мәртәбә 1 трлн сумнан артып киткән, рекордлы 3,5 млн кв.м торак тапшырылган, шуның аркасында узган елда гына да татарстанлыларның 95,5 мең гаиләсе торак шартларын яхшыртты.
"Без Президентыбыз Владимир Владимирович Путинга һәм ил Хөкүмәтенә агымдагы катлаулы шартларда торак төзелеше өлкәсендә ярдәмнең барлык ташламалы механизмнарын саклап калулары өчен рәхмәтле", - дип ассызыклады ТР Рәисе.
Бүген 3,5 меңгә якын кешене үз эченә алган республика программалары кысаларында зур эш дәвам итә. Республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендәге объектларны. Һәр шундый программа артында халкыбызның конкрет сораулары тора, диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук республиканың кыска вакыт эчендә чыннан да уникаль һәм эре сәнәгать объектларын төзергә өйрәнүенә игътибар итте. Татарстанның зур объектлар төзү тәҗрибәсе халыкара дәрәҗәдәге чаралар үткәрергә мөмкинлек бирә.
ТР рәисе төзүчеләргә нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм илнең яңа төбәкләренә ярдәм күрсәтүче белгечләргә аерым рәхмәт белдерде.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, яңа уку елы башланырга бер айдан да азрак вакыт кала. 1 сентябрьдә беренче сыйныфка 44 меңнән артык бала укырга керәчәк. Парталар артына барлыгы гомуми белем бирү оешмаларында укучы 512 мең кеше утырачак. "Безнең бурыч - белем бирү процессын оештыру өчен ышанычлы мохит һәм балалар үсеше өчен уңай шартлар тудыру", - диде ул.
Республикада 1 сентябрьгә Әгерҗе, Буа, Минзәлә шәһәрләрендә һәм Кукмара районының Манзарас авылында 1 692 урынлы 4 яңа мәктәп ачу планлаштырыла. Шулай ук Бөгелмәдә мәктәпнең өстәмә ике корпусын файдалануга тапшыру планлаштырыла. Казагн шәһәренең "Юбилейная станциясе" торак комплексында мәктәп төзелеше дәвам итә. Дәүләт программалары кысаларында 128 гомуми белем бирү объектына капиталь ремонт ясала.
Бүгенгә барлык объектлар да югары әзерлек дәрәҗәсендә, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул Төзелеш министрлыгына, Мәгариф һәм фән министрлыгына, муниципаль берәмлекләр башлыкларына белем бирү оешмаларын яңа уку елына сыйфатлы әзерләүне тәэмин итәргә кушты.
/ТР Рәисе Матбугат хезмәте
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез