Рөстәм Миңнеханов Татарстанның алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 55 алдынгы татарстанлыга Россия һәм Татарстан дәүләт бүләкләрен тапшырды. Чара Республика көне алдыннан узды. Бу хакта Татар-информ хәбәр итә. 

«Бүген бу залда таланты һәм хезмәте белән республиканың илнең терәк төбәге буларак позициясен ныгытучы алдынгы татарстанлылар җыелды. Сезгә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының югары дәүләт бүләкләрен тапшыруыма шатмын», - диде Рөстәм Миңнеханов, җыелучыларга мөрәҗәгать итеп.

Барлык сынауларга һәм илгә карата булган тышкы басымга карамастан, Татарстан макроикътисади күрсәткечләр буенча алдынгы урыннарны яулый һәм инвестицияләр өчен иң җәлеп итүчән төбәкләрнең берсе булып кала. Республикада яңа эш урыннары барлыкка килә, заманча инфраструктура формалаша, социаль программалар гамәлгә ашырыла, кече һәм урта бизнес үсә. Предприятиеләр җитештерү күләмнәрен арттыра, үзебезнең илдә булдырылган технологияләрне кертә, куәтләрне модернизацияли.

«Республика икътисадының тотрыклы үсеше һәм татарстанлыларның тормыш сыйфатын яхшырту өчен ныклы нигез булып Россия Президенты Владимир Путинның һәм федераль хөкүмәтнең даими ярдәме тора. Республиканың уңышларының мөһим факторы – татарстанлыларның бердәмлеге һәм хезмәт сөючәнлеге», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул тыл хезмәтчәннәре – С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводы ветераннары Комарова Раиса Васильевнага һәм Салмин Степан Васильевичка рәхмәт белдерде. Аның сүзләренчә, алар үсеп килүче буын һәм барлык татарстанлылар өчен үрнәк. Бүген ветераннар «Фидакарь хезмәт өчен» медальләре белән бүләкләнде.

«Ватанны саклаучылар һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы елында тарихи хәтерне һәм буыннар дәвамчанлыгын саклау, яшьләргә патриотик тәрбия бирү аеруча зур әһәмияткә ия. Бу эшкә «Яшь армия»нең төбәк бүлекчәсе штабы башлыгы, республика Ветераннар берлеге рәисе, генерал-майор Александр Бородин зур өлеш кертә», – дип билгеләп үтте Миңнеханов.

Бүләкләү тантанасында барлыгы 13 Россия Федерациясе дәүләт бүләге һәм 41 Татарстан Республикасы дәүләт бүләге тапшырылды.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре