Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Мактау тактасы ачылу турында хәбәр итте

Татарстанда Мактау тактасы ачылды. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов МАКС кананлында хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Мактау тактасы ачылу турында хәбәр итте

«Анда республикабызның хезмәт кешеләре турында мәгълүмат урнаштырылачак! Меңләгән кеше заводларда эшләп, икътисадыбызның тотрыклылыгын тәэмин итә, йөзләгән мең авыл хезмәтчәне өстәлебездә икмәк булсын өчен көн саен тырыша!

Татарстан Мактау тактасын оештыруда республикабызның 5 меңгә якын эре һәм кече предприятиясе катнашты. Алар барлыгы 15 меңгә якын иң тырыш һәм уңган хезмәткәрләрен мактауга тәкъдим итте. Кандидатлар арасында мәртәбәле ветераннар, тәҗрибәле осталар, махсус хәрби операция геройлары да бар», – дип язды Рөстәм Миңнеханов. 

Лауреатлар турындагы мәгълүмат gordost.tatar.ru санлы платформасында урнаштырылачак.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре