Бүген Халыкара урман көне билгеләп үтелә. Республика Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген әлеге тармакта 2300дән артык татарстанлы эшли, алар көн саен урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызуны тәэмин итәләр.
"Урманчыларыбызны котлыйбыз! Сезнең хезмәтегез нәтиҗәсендә Татарстанда узган елда гына да урман торгызу эшләре 5300 гектардан артык мәйданда башкарылды. Урман фонды сакланып кына калмый, елдан-ел арта бара. Урманчыларыбызга һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә соңгы елларда урманнарда бер генә янгын да булмавы өчен аерым рәхмәт. Урманнарны саклау, яклау һәм арттыру - безнең һәрберебезнең бурычы», - диде Татарстан Рәисе.
Ул ассызыклаганча, республика ярдәме белән тармакта техника яңартыла, пилотсыз системалар кертелә, урманчылыклар һәм урман хуҗалыклары биналарын ремонтлау программалары гамәлгә ашырыла.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны җирнең, табигатьнең уянуын, яз килүен символлаштырган бүгенге Нәүрүз бәйрәме белән котлады. Бу бәйрәм ЮНЕСКОның Матди булмаган мәдәни мирасы исемлегенә кертелгән. Идел буе халыкларыннан бәйрәмне тарихи яктан татарлар һәм башкортлар билгеләп үткән. Аны бәйрәм итүнең күп гасырлык традицияләре Азия һәм Иран халыкларына хас. Аларның вәкилләре шулай ук Татарстанда яшиләр. "Барыгызны да Нәүрүз белән котлыйм. Республиканың барлык районнарында һәм шәһәрләрендә төрле чаралар каралган. Муниципаль районнар һәм шәһәр округлары башлыкларына аларны үткәрүдә ярдәм итәргә, хокук саклау органнары белән бергәләп тиешле иминлек шартларын тәэмин итәргә кирәк», - дип өстәде Татарстан Рәисе.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез