Рөстәм Миңнеханов: «Тәтеш районы – нәтиҗәле эш һәм бердәм хезмәт үрнәге»

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Тәтеш районында булды. Аны ТР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров белән Тәтеш районы башлыгы Рамис Сафиуллин озатып йөрде.

Бакырчы авылы янындагы басуда механизаторлар, хуҗалык җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашу узды. Рөстәм Миңнеханов эшчеләр белән аралашты һәм уңыш җыюда алдынгы комбайнчыларны бүләкләде.

Уңыш җыю барышы турында тулырак Тәтеш районы башлыгы Рамис Сафиуллин сөйләде. Бүгенгә аграрийлар 18,6 мең гектар мәйданны (планның 44%) урып-җыеп алган. Уңыш 58 ц/га тәшкил итә. Басуларда 120 комбайн эшли, көн саен 4,5 мең тонна ашлык складларга килә. Уңай һава торышы булса, урып-җыюны 30 августка төгәлләү планлаштырыла.

Шулай ук игенчеләр көзге культураларны чәчүгә керешкән. Барлык хуҗалыклар да орлык, ягулык-майлау материаллары белән тәэмин ителгән, 30 дан артык чәчү комплексы әзерләнгән.

Якын арада шикәр чөгендерен уру планлаштырыла. Быел 8,7 мең гектар мәйданнан уңыш җыеп алырга кирәк. Уңыш турындагы фаразлар уңай: 500 мең тоннадан артык тамыразык җыеп алыныр, дип көтелә.

Тәтеш районы хуҗалыкларында 11,4 мең баш эре мөгезле терлек асрыйлар, шуның 3,8 мең башы сыер. Беренче яртыеллыкта 13,3 мең тонна сөт җитештерелгән.

Рөстәм Миңнеханов хуҗалыклар җитәкчеләренә бердәм эшләре өчен рәхмәт белдерде. «Тәтеш районы – нәтиҗәле эш һәм бердәм хезмәт үрнәге. Ашлык җыюда да, агросәнәгать комплексын үстерүдә дә яхшы күрсәткечләр күрсәтәсез. Бүген төп бурыч – уңышны сыйфатлы һәм тиз арада җыеп алу. Параллель рәвештә көзге культуралар чәчү башлана. Сезгә уңышлар!» – диде республика Рәисе.

Аннары ул җирле җитештерүчеләрнең авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсе белән танышты.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре