Моннан тыш, Рәискә балык продукциясе, минераль су, полиэтилен торбалар, җылыту системалары җитештерүчеләрнең экспозицияләрен күрсәттеләр.
Монда ук Тәтеш районы хуҗалыклары җитәкчеләре, инвесторлар һәм җирлекләр башлыклары белән очрашу узды. Кырлардагы вәзгыять турында сүз барды.
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов хәбәр иткәнчә, бүгенгә барлык мәйданнарның 41% ында уңыш җыелган. 90 мең тонна тирәсе ашлык суктырылган. Уртача уңдырышлылык - 56,3 ц/га, хәзер шикәр чөгендере һәм көнбагыш җыюга әзерләнәләр.
Рөстәм Миңнеханов Тәтеш районы үсемлекчелектә алдынгылар рәтендә булуын билгеләп үтте һәм урып-җыюны эшләрен югалтуларсыз тәмамларга теләде. Эре мөгезле терлекләр санын арттыру бурычын куйды. Моннан тыш, ул районда МХОдә катнашучыларга ярдәм итүдә яхшы эш алып барылуын ассызыклады. аерым алганда, район башлыгы шәхсән үзе күп тапкырлар махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм белән барган.
Аннары Рөстәм Миңнеханов "Тәтеш" нәселле ат заводы" ҖЧҖ терлекчелек комплексын карап чыкты. Хәзер монда 600 баш эре мөгезле терлек бар. 100 баш ат сатып алырга уйлыйлар. Объектларны модернизацияләү һәм киңәйтү эше бара. 2 мең тоннага исәпләнгән 2 ашлык склады файдалануга тапшырылган. ангар тибындагы яшь эре мөгезле терлекләр өчен бина, 1 200 башка исәпләнгән симертү мәйданчыгы төзелә.
Аннары Рөстәм Миңнеханов "Акчарлак" шәһәр яны савыктыру лагере эшчәнлеге белән танышты. Ул 140 кешегә исәпләнгән, биредә 7 смена оештырылган. 1931 елда төзелгән бина. Төрле елларда биредә төрле социаль учреждениеләр урнашкан. 2017 елда балалар лагерен оештыру турында карар кабул ителгәч, ашханә бинасы һәм бер йокы корпусы төзелгән.
Быел ремонт һәм төзелеш-монтаж эшләре башкарылды. Элегрәк республика программасы кысаларында медпункт, контроль-үткәрү пункты, җылылык челтәрләре булган котельная төзелгән иде. Хәзер территориядә 3 йокы корпусы, 130 урынга исәпләнгән ашханә-клуб, җәйге сәхнә, ике универсаль спорт мәйданчыгы һ.б. урнашкан. Балалар белән аралашканнан соң, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, үсеп килүче буынга ял итү өчен бик уңайлы һәм күңелгә ятышлы урын булдырылган.
Республиканың Тәтеш районына эш сәфәре барышында Рәис дворян Молоствовлар утарында да булды. Бу XIX гасыр азагының республика әһәмиятендәге торак архитектурасы һәйкәле, Татарстанда Шотландия замоклары стилендәге бердәнбер авыл дворян утары булып санала. Республика акчаларына биредә 2 керү төркеме ремонтланган, хәзер реставрация дәвам итә.
Утар республикада бердәнбер утыртылган себер карагае аллеясына 127 ел булуы белән дә уникаль. Аллея озынлыгы 4 километрдан артык. Кызыл китапка кертелгән үсемлекләрнең, хайваннарның, бөҗәкләрнең сирәк һәм юкка чыгу хәлендә булган төрләре сакланып калган.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез