Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында «Татнефть» җәмгыяте директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Утырышта 2022 елның беренче кварталында «Татнефть»нең бюджет үтәлеше нәтиҗәләре турында мәгълүмат тәкъдим ителде һәм 2022 елның май аена бюджет расланды.
Очрашуның санлы мәгълүматларына килгәндә, «Татнефть» компанияләр төркеменең сатудан кергән табышы 59 процентка арткан һәм 1265 млрд сум тәшкил иткән. Чиста табыш 198 млрд сумга кадәр арткан. Моннан тыш «Татнефть» төркеменең гомуми салым күләме 2 мәртәбә артып, 710 млрд сум тәшкил иткән. Инвестицияләр күләме артуын да әйтәләр: бу юлы 18 процентка артып, 121 млрд сумга җиткән.
Ел нәтиҗәсе буларак, «Татнефть» бизнесның барлык юнәлешләре буенча да күрсәткечләрен яхшыртуга ирешкән. Әйтик, нефть чыгару – 7, нефть продуктларын чыгару һәм аларны ваклап сату – 11,5, шин продукциясен җитештерү – 14, электр энергиясе эшләп чыгару 19 процентка арткан. 2022 елда «Татнефть» геологик разведка эшләренә 6,6 млрд сум (Татарстан буенча – 3,2 млрд сум, республикадан читтә – 3,4 млрд сум) инвестицияләр җәлеп итәргә ниятли.
Сүз уңаеннан, бу көнне Хөкүмәт йортында «Татнефтехиминвест-холдинг» җыелышы да узды. Татарстан Президентына республикадагы нефть предприятиеләре эшчәнлеге һәм яңа проектлар турында хисап тоттылар.
Республикада бу елның беренче кварталында нефть чыгару – 20, нефть эшкәртү 10 процентка арткан. Татарстанның нефть, газ, химия комплексының төп предприятиеләре 2022 елның беренче кварталында җитештерү күләмен, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 9,1 процентка арттырган.
Беренче кварталда нефть, газ, химия комплексы продукциясенең кайбер төрләренә бәя арту күзәтелде. Компанияләр эшенә продукцияне читкә чыгару, чит илдә җитештерелә торган эшләнмәләр сатып алу, аларны кайтару вакыты озайтылу кебек сәбәпләрнең тискәре йогынты ясавын әйттеләр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез