Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советы утырышын уздырды

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советы утырышын уздырды.

Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. Анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ генераль директоры Рафинат Яруллин катнашты, дип хәбәр итә ТР Рәисе Матбугат хезмәте.

Утырышты республиканың нефть, газ, химия комплексы предприятиеләренең 2026 елның беренче яртыеллыгындагы эшчәнлеге йомгаклары турында нотык тыңланды. Аннары Рөстәм Миңнехановка берничә алдынгы проектны тәкъдим иттеләр.

«Макроком» ҖЧҖ генераль директоры Радий Канзафаров микромрамор, цеолит һәм аларның катнашмалары нигезендә заманча полимер компаундлар эшләү һәм җитештерү буенча компанияләрнең стратегик партнерлык мөмкинлекләре турында сөйләде. Алар төргәкләр, төзелеш материаллары, торба продукциясе, нефть-газ тармагы, авыл хуҗалыгы һәм ТКХ өчен эшләнмәләр җитештерү өчен каралган.

Татарстан өчен чимал җитештерүчеләрне, полимер эшкәртүчеләрне, төбәкнең фәнни оешмаларын һәм сәнәгать предприятиеләрен берләштерүче полимер хаб – компетенцияләр үзәген булдыру тәкъдим ителде.

Рөстәм Миңнеханов әлеге предприятие белән багланышларны көчәйтергә кушты. Якын арада хезмәттәшлекнең яңа юнәлешләрен өйрәнү өчен республика делегациясен җибәрергә планлаштыралар. 

«Инженер полимерлары» ҖЧҖ генераль директоры Александр Заболотнов югары молекуляр медицина полиэтиленын (СВМПЭ) җитештерү перспективалары турында сөйләде. Алар эре буыннарның эндопротезларын ясалма кимерчәк сыйфатында ясаганда кулланыла. Бу - Россиядә бердәнбер шундый предприятие. Алар порошоктан алып әзер ярымфабрикатларга (табаклар, цилиндрлар) һәм ахыргы эшләнмәләргә (эндопротезларда «ясалма кимерчәк» функциясен үтәүче тезгә өстәмәләр) кадәр тулы циклны үзләштергәннәр. Тузуга чыдамлык күрсәткечләре буенча материал кайбер алдынгы чит ил аналогларын узып китә.

Александр Заболотнов сүзләренчә, проект республика өчен гамәли әһәмияткә ия, чөнки ул предприятиеләрне, Россия продукциясенең конкурентлык сәләтен арттырып, үзебезнең чимал белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Бу медицина туризмын үстерү, экспорт потенциалын киңәйтү өчен алшартлар тудыра. Моннан тыш, республика территориясендә елына 3-10 мең тонна күләмендә гомуминдустриаль СВМПЭ эре тоннажлы җитештерү булдыру тәкъдиме яңгырады.

Рөстәм Миңнеханов продуктның актуальлеген югары бәяләде һәм бу мәсьәләне республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә карарга кушты. 

Утырышта шулай ук Урал тау-металлургия компаниясен тәкъдир итү булды. Ул - Россиянең 18 төбәгендә һәм Казахстанда предприятиеләрне берләштерүче Россиянең иң эре тау-металлургия холдингларының берсе. Алар бакыр, бакыр-цинк һәм тимер рудаларын чыгару һәм баету, кыйммәтле металлар, кабель продукциясе, радиаторлар җитештерү белән шөгыльләнәләр.

«УГМК» ААҖнең (Свердловск өлкәсе) металлургия һәм металл эшкәртү җитештерүе буенча техник директоры урынбасары Сергей Якорнов сүзләренчә, Татарстан өчен УГМК тәҗрибәсе һәм компетенцияләре гамәли кызыксыну уята. Мәсәлән, нефть химиясе һәм машина төзелеше комплекслары предприятиеләре белән кооперацияне үстерү, төсле металллардан, кабельле продукциядән продукция китерү һәм инженерлык хәл ителешләре, шулай ук уртак фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык проектларын гамәлгә ашыру өлешендә.

Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, аларның инженерлык мәктәпләре һәм музейлары тәҗрибәсен өйрәнергә һәм белем алмашу өчен балаларны һәм студентларны җибәрергә кирәк. "Бу - бик югары технологияле сыйфатлы предприятие. Без металлны эре кулланучылар, бездә төзелешләр күп. УГМКны безнең республика белән ничек якынайтырга икәнен эшләргә кирәк», - диде Рәис.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре