«Татнефтехиминвест-холдинг» җәмгыятенең Директорлар советы утырышында Россия Фәннәр академиясенең Курнаков исемендәге Гомуми органик булмаган химия институты директоры урынбасары Андрей Вошкин Татарстан белән хезмәттәшлек юнәлешендә үз тәкъдимнәрен җиткерде. Рөстәм Миңнеханов та ике арадагы элемтәләрне ныгытырга кирәклеген әйтте. Татарстан Фәннәр академиясенең Гамәли тикшеренүләр институты баш фәнни хезмәткәре Хафиз Салихов ТКХ һәм транспорт өчен көнкүреш газ сенсорының яңа төрен тәкъдим итте. Республика җитәкчесе әйтүенчә, әлеге тема да актуаль булып тора. Утырышта шулай ук энергетика һәм элемтә тармакларындагы яңалыклар белән таныштырдылар.
«ТАИФ» җәмгыяте акционерларының еллык җыелышында былтыр башкарылган зур эшләргә йомгак ясадылар. Әйтик, узган ел Түбән Камада заманча фәнни-тикшеренү үзәге төзелеп бетте. Моннан тыш та зур проектлар тормышка ашырыла. «ТАИФ төркеме бүген 21 компанияне, 9 меңнән артык хезмәткәрне берләштерә. Сезнең эш тәҗрибәгез, профессиональ командагыз, зур проектларыгыз бар. Бергә эшләүне дәвам итәрбез дип ышанам», – диде Татарстан Рәисе, төркемнең республика үсеше һәм иминлегенә керткән өлешен ассызыклап. Сүз уңаеннан, төркем 2025 елда хәйрия һәм химая максатларына 2 млрд сум акча тоткан.
Андрей Кондрашов белән очрашуда Татарстан һәм мәгълүмат агентлыгы арасында хезмәттәшлекне алга таба үстерү турында фикер алыштылар. Татарстан Рәисе республика тормышын һәрьяклап яктыртулары, төп проектларга һәм инициативаларга даими ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде. Алексей Островский белән очрашуда Рөстәм Миңнеханов Чит илләр эшләре министрлыгына төбәкләрнең тышкы элемтәләренә игътибары һәм Татарстанның халыкара хезмәттәшлеген үстерүгә өлеш керткәне өчен рәхмәт әйтте. Эли Исаев белән очрашуда бюджет үтәлеше, төбәк дәрәҗәсендә казначылык түләүләре системасы өлешендә үзара хезмәттәшлек, федераль акчаның максатчан сарыф ителүен контрольдә тоту һәм башка мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез