Утырышны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда нефть-газ химиясе өлкәсендәге перспектив проектлар каралды.
«Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ генераль директоры Рафинат Яруллин Татарстан Республикасы нефть, газ, химия комплексы предприятиеләренең 2025 елның беренче кварталындагы эшчәнлек нәтиҗәләре турындагы нотык сөйләде.
Перспективалы газ турбиналы двигательләр булдыру өчен тикшеренүләрнең өстенлекле юнәлешләре турында генераль конструктор - И.А. Люльки исемендәге Тәҗрибә-консрукторлык бюросы директору Евгений Марчуков хәбәр итте.
«Кронштадт" инжиниринг үзәге" АҖ коммерция директоры Андрей Резников детальләр инжинирингы һәм яңа җайланмалар китерү буенча нотык ясады. Россия сәнәгате өчен инновацион технологияләр турында «Эворус» ҖЧҖ (Йошкар-Ола) генераль директоры Александр Изюков сөйләде.
«Микрон» ДК үсеше буенча директоры Александр Петров төзелеш, пластполимер, лак-буяу сәнәгате, композит материаллар, югары төгәллекле оптика җитештерү өчен материаллар җитештерүнең яңа һәм импортны алмаштыра торган сәнәгый технологияләрен эшләү турында нотык белән чыгыш ясады.
«Кибер тотрыклы төбәк» проекты турында «Инностейдж» ҖЧҖ генераль директоры Айдар Гозәеров сөйләде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез