Рөстәм Миңнеханов TatOilExpo-2024 халыкара күргәзмәсен карады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Нефть һәм газ химиясе форумы кысасында узучы TatOilExpo-2024 халыкара күргәзмәсен карады. «Күргәзмәдә тармакта әйдәп баручы 200дән артык компания катнаша», – дип билгеләп үтте ул стендларны карый башлаганчы ук.

Биредә нефть һәм газ химиясенең барлык өлкәләренә бәйле яңа алымнар җиһазларны ремонтлаудан алып эштә ясалма интеллекттан файдалануга кадәр, күп төрле тәкъдимнәр урын алган.

Аерым алганда, Ижевск авиатөзелеш заводы пилотсыз очу җайланмасын күрсәтте. Ул югарыдан ук нефть аккан урыннарны ачыкларга ярдәм итә. Моның өчен очу җайланмасына махсус җиһаз урнаштырганнар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре