Рөстәм Миңнеханов “Теләкләр чыршысы” акциясенә кушылды

Бүген Муниципаль берәмлекләре советының XIX съезды алдыннан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов “Теләкләр чыршысы” бөтенроссия хәйрия акциясенә кушылды.

— Әмир белән Самираның әтисе – Лениногорскидан махсус хәрби операция катнашучысы. Балалар велосипед турында хыяллана. Казаннан Владислав космосны өйрәнергә ярата һәм бүләккә интерактив глобус алырга тели. Яшел Үзәннән Камилланың теләге — Никулин циркы тамашасын карау, ә аның энесенең футбол бутсылары аласы килә, — диде ул. — Бик кирәкле акция! Балаларны сөендерү өчен яхшы мөмкинлек. Барлык теләкләрне якын арада үтәрбез.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре