Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юлламасында соңгы дүрт ел эчендә терлекчелек тармагында бер проект та тормышка ашырылмаган районнарны атады.
Аның сүзләренә караганда, Татарстан терлекчелек төбәге статусын саклый, әмма бу эшне туктатырга кирәк дигән сүз түгел. «Кызганыч, берничә районда терлекчелек өлкәсендәге вазгыять начар. Бу – Яңа Чишмә, Спас, Чирмешән, Кама Тамагы районнары. Дүрт ел эчендә бу районнарда терлекчелек тармагында бер проект та тормышка ашырылмаган. Район башлыкларына Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә, тиешле чаралар күрергә кирәк», – диде Республика Рәисе.
Татарстан сөт җитештерү буенча Россиядә беренче урында тора. «Кукмара, Балтач, Минзәлә, Саба, Әтнә районнарында тәүлегенә 300 тоннадан 500 тоннага кадәр сөт савыла. Уңышлы эшләүче предприятиеләрдән үрнәк алып эшләргә кирәк. Безнең бурыч – яңа инвестиция компанияләрен җәлеп итеп, терлекчелек продукциясе күләмен арттыру», – диде Рөстәм Миңнеханов.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез