Бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов чүп-чар җыештыру, территорияләрне тәртипкә китерү ситуациясен аерым контрольдә тотарга кушты. Ул шулай ук республикада санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча ике айлык дәвам итүен искәртте. Бүген, 25 апрельдә, илдә бөтенроссия өмәсе уза.
"Киләсе атнада без 1 Майны – Яз һәм Хезмәт бәйрәмен билгеләп үтәчәкбез, һәм бу елның Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы дип игълан ителүен исәпкә алып, үзебезнең ветераннарыбызга мөрәҗәгать итәсем килә. Нәкъ менә алар республика үсешенә ныклы нигез салдылар", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Май бәйрәмнәре табигатьтә ял итү сезонын ача, кешеләр күпләп дача бистәләренә, урман массивларына чыга, күпләр пикниклар оештыра, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. Ул искәрткәнчә, республикада 25 апрельдән 11 майга кадәр янгынга каршы махсус режим игълан ителгән. Бу чорда учак ягу, чүп-чар, коры үлән яндыру тыела. Торак пунктларда янгыннар таралу өчен чүп-чар, контрольсез чүплекләр зур куркыныч тудыра, бигрәк тә хәзер, кар эреп, күп чүп-чар өскә чыккан вакытта. Быел ачык территорияләрдә коры үсемлекләр, чүп-чар януга бәйле 70 янгын булган, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе бу юнәлештә эшне көчәйтергә, профилактик чаралар алып барырга кушты.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, бүген традицион шимбә киңәшмәсендә видеоконференцэлемтә режимында Еврей автономияле өлкәсеннән коллегалар катнаша. Киңәшмәләр залында шулай ук Еврей автономияле өлкәсе Губернаторы Мария Костюк та бар.
ЕАӨ делегациясе берничә юнәлеш буенча тәҗрибә уртаклашыр өчен республикага эш сәфәренә килгән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез