Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Александр Новак «Татнефть – технологик лидерлыкка 75 ел һәм Россия ТЭК үсешенә өлеш кертү: тотрыклы киләчәккә караш» темасына дискуссиядә катнашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, технологик алгарыш һәм яңа компетенцияләрне актив формалаштыру шартларында төбәк тотрыклы үсәргә мөмкин. Ул республикада машина төзелешенә, нефть химиясенә, биотехнологияләргә һәм мәгълүмати технологияләргә аерым игътибар бирелгәнен әйтте.
Аның әйтүенчә, Татарстан инженер һәм фәнни кадрлар әзерләүнең, шул исәптән заманча укыту – лаборатория комплексларын ачучы эре компанияләр катнашында бербөтен экосистемасын төзи. Шулай ук, Татарстан Республикасы Рәисе сүзләренчә, яшьләр арасында технологик культура формалаштыру мөһим юнәлеш булып кала.
Миңнеханов искәрткәнчә, республикада «Кванториум» балалар технопарклары һәм техник иҗат үзәкләре эшли, аларга 46 меңнән артык мәктәп укучысы йөри. Татарстанның 350 мәктәбендә «мәктәп – һөнәри белем – эш бирүче» моделе кысаларында мәгариф программалары тормышка ашырыла.
Ул яшьләрне фәнни эшчәнлеккә җәлеп итү буенча эшне аерым атады. Татарстан уйлап табуларга һәм патентларга гаризалар бирү буенча лидер төбәкләр арасына керә. Миңнеханов фикеренчә, яңа буын профессионаллар тәрбияләү төбәкнең стратегик бурычы булып тора.
Шулай ук ул, узган елда республикада инженерлык компетенцияләрен үстерүгә юнәлдерелгән «Физмат – алгарыш» проекты башлануын һәм аның инде беренче нәтиҗәләре күрсәтүен әйтте. 2025 елда химиягә һәм физикага юнәлдерелгән яңа этап – «Физхим – алгарыш» башлана.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез