Рөстәм Миңнеханов ТКХ тармагы турында: «Инфраструктураның тузган булуы – авырткан җир»

Инфраструктураның тузган булуы – авырткан җир. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт Йортында 2023/2024 елгы җылылык белән тәэмин итү сезоны йомгакларына багышланган утырышта әйтте.

«Узган җылылык сезонында начар эшләмәдек, хәл итә алмастай проблемалар килеп чыкмады. Әмма инфраструктураның тузган булуы – авырткан җир», – диде Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе әйтүенчә, бүген коммуналь инфраструктураны яңартуның республика һәм федераль программалары гамәлдә. «Аларны тормышка ашырырга кирәк», – диде ул.

Татарстан Рәисе, шулай ук, авария килеп чыгу куркынычы һәм челтәрләр тузу күрсәткече зур булган муниципаль районнарда киләсе җылылык сезонына әзерлек мәсьәләсен контрольгә алырга кушты. «Мәсьәләне тиз генә хәл итеп бетереп булмый. Әмма вакытында чарасын күрергә кирәк», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе сүзләренә караганда, республикада җылылык белән тәэмин итүгә зур игътибар бирелә. «Узган җылылык сезоны 253 көн дәвам иткән. Бу – ярты елдан да күбрәк. Шуңа күрә республикада җылылык белән тәэмин итү мәсьәләләренә зур игътибар бирелә», – диде ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре