Бүгенге көндә хакимиятнең барлык органнары өчен төп бурыч-илебезнең суверенитетын алгы сызыкта саклаучы хәрбиләргә ышанычлы тыл булдыру, шулай ук һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштерү чараларын дәвам итү. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык юлламасында әйтте.
«Төп бурыч – безнең хәрбиләрне ышанычлы тыл белән тәэмин итү. Социаль ярдәм чараларын күрсәтү өлешендә дә, шулай ук кайгыртучанлык һәм игътибар күрсәтү өлешендә дә. Бу эшне даими контрольдә тотарга кирәк», – диде Татарстан Рәисе.
Ул искә төшергәнчә, Татарстанда һәлак булган сугышчылар истәлеген мәңгеләштерү өчен мемориаль комплекслар төзү эшләре дәвам итә, шулай ук республикада эшләүче «Батырлар»программасының мөһимлеген ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез