Рөстәм Миңнеханов: «Төп бурыч – инвестицион-төзелеш циклын киметү»

Татарстан инвестицион сәясәтенең төп бурычы – инвестицион-төзелеш циклын киметү. Рәис Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юлламасында шулай дип белдерде.

«Шул исәптән «Росатом» белән берлектә «үтәли инвестицион агым» проектын дәвам итү һәм барлык муниципалитетлар, ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларның цифрлы чишелешләрдән һәм платформалардан, аерым алганда, бердәм килештерү кабинетыннан файдалануы хисабына инвестицион-төзелеш циклын максималь дәрәҗәдә киметергә кирәк», – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Аның басым ясап әйтүенчә, инвестицион активлыкка этәргеч бирү макроикътисадый тотрыклылыкны һәм икътисадый үсешне тәэмин итүдә иң мөһиме булып тора. Соңгы биш ел эчендә икътисадка һәм социаль өлкәгә 4,8 триллион инвестиция юлланган.

Татарстанда нык үсешле инвестицион инфраструктура – «Алабуга», «Иннополис» махсус икътисадый зоналары һәм «Яшел үзән» яңа зонасы, алга китешле 5 территория һәм сәнәгать парклары челтәре булдырылган.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, алга таба капитал җәлеп итү өчен яңа үсеш нокталарын булдыру гына түгел, бәлки барлык дәрәҗәләрдәге хакимиятне, бизнес һәм ресурслар белән тәэмин итү оешмаларының берлектә эшләвенең нәтиҗәле системасын кору кирәк. Проектларны эшләтеп җибәрүне тизләтү һәм төбәкнең инвестицияләр җәлеп итүгә кызыксыну тудыруын арттыру мөмкинлеге бирәчәк бу.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Рөстәм Миңнеханов Миңнеханов Татарстан Рәисе милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет" Раис минниханов"нацпроект"

Көн хәбәре