Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, торак базарында вазгыять иртәме-соңмы тотрыкланачак. Бу хакта ул 2024 ел йомгакларына багышланган матбугат очрашуында әйтте.
"Бүген төп ставканың югары булуы аркасында, Татарстанда ипотека кредитларына ихтыяҗ кимүен күзәтәбез. Әмма, бу - вакытлыча гына", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Аның әйтүенчә, киләчәктә барысы да уңай хәл ителәчәк. "Икътисад тотрыкланачак. Әлегә исә кимү күзәтеләчәк, моңа әзер булырга кирәк", - диде Татарстан Рәисе.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез