Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов торак йортлардагы газ җайланмаларын контрольдә тотуны көчәйтергә кушты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика Хөкүмәте йортында узган традицион киңәшмәдә берничә йөкләмә бирде.

Аларның бер өлеше йортлардагы һәм фатирлардагы газ җиһазларын имин эксплуатацияләүгә бәйле. Аның сүзләрен ТР Рәисе матбугат хезмәте китерә.

Муниципаль администрацияләргә, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлекчәләренә, газ хезмәтләренә, идарәче компанияләргә һәм Дәүләт торак инспекциясенә торак пунктларда тикшерүләр үткәрү эшен көчәйтергә кушылды. Газ җиһазларының, вентиляция системаларының, электр һәм җылыту приборларының торышына аерым игътибар бирергә кирәк.

Аеруча күп балалы гаиләләр һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләләр яшәгән урыннарны даими контрольдә тоту бурычы куелды.

Рөстәм Миңнеханов искәртүенчә, гыйнварның беренче ике атнасында Татарстанда янгыннар һәм сөрем газы белән агулану очраклары,  фаҗигаләр күп фатирлы йортларда да, шәхси секторда да булды. 

Татарстан Рәисе шулай ук республика халкыннан ишегалларындагы кар һәм биналар түбәләрендәге бозлар вакытында чистартылмау турындагы мөрәҗәгатьләр саны артуга игътибар итте. Ул барлык җаваплы оешмаларга бу юнәлештәге эшне активлаштырырга кушты.

Муниципаль берәмлекләр башлыкларына ишегалды территорияләренең һәм җәмәгать урыннарының торышына контрольдә тотуны көчәйтү бурычы йөкләнде.

Миңнеханов сүзләренчә, күпфатирлы йортларның, шулай ук административ, коммерция һәм социаль объектларның түбәләрен карап торуга аерым игътибар бирергә кирәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Минниханов, миңнеханов

Көн хәбәре