Татарстан Хөкүмәте 10 миллиард сумга торак-коммуналь инфраструктураны яңарту буенча яңа программаны эшләтеп җибәрү турында карар кабул итте. Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы” ассоциациясенең XIX съездында шул хакта белдерде. Казанның “Корстон” үзәгендә узган чарада шулай ук Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Алексей Песошин катнашты.
“Торак-коммуналь өлкәдәге проблемалар иң кискеннәреннән берсе булып тора. Тармак объектлары, инженерлык челтәрләре яңарту таләп итә. Бу мәсьәләне кылу өчен, ил Хөкүмәте белән берлектә, Россия Дәүләт Советы комиссиясенең эш кысасында “Тормыш өчен инфраструктура” яңа илкүләм проектны гамәлгә ашырабыз. Су белән тәэмин итү һәм су әзерләү объектларын төзү, реконструкцияләү хисабына коммуналь инфраструктураны яңарту, күрсәтелә торган хезмәтләр сыйфатын яхшырту аерым игътибар үзәгенә алына”, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Аның әйтүенчә, бөтен ил күләмендә коммуналь инфраструктураны яңарту өчен 4,5 триллион сум чамасы акча кирәк. “Инфраструктура менюсы” механизмнары, шулай ук коммуналь инфраструктураны яңарту хисабына комплекслы программаны тормышка ашыру күздә тотыла.
 “Тормыш өчен инфраструктура” илкүләм проекты кысасында федераль бюджеттан 3,2 миллиард сум ярдәм алуны планлаштырабыз. Федераль проектка өстәп, коммуналь инфраструктураны яңарту буенча республика программасын эшләтеп җибәрәбез. Аны гамәлгә ашыруга 10 миллиард сум тоту планлаштырыла. Якындагы көннәрдә программаның җентекле планы пәйда булачак. Әлеге чаралар торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә муниципаль берәмлекләрнең проблемаларын этаплап хәл кылу мөмкинлеге бирер дип уйлыйбыз”, – дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез