Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанга эш сәфәре белән килде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 4 август кичендә эш визиты белән Төрекмәнстанга килде.

Төркмәнбашы халыкара аэропортында аны Төрекмәнстанның финанс һәм икътисад министры Мамметгулы Астанагулов, РФнең Төрекмәнстандагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Иван Волынкин, шулай ук кабул итүче ил Хөкүмәтенең башка югары дәрәҗәле затлары каршы алды, дип хәбәр итте республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

Бүген Төркмәнбашы шәһәренең «Аваза» Конгресс-үзәгендә Рөстәм Миңнеханов БМОның диңгезгә чыгу юлы булмаган илләрнең өченче конференциясендә катнашыр, дип көтелә. ТР Рәисе Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Патрушев җитәкләгән Россия делегациясе составына керә.
Шулай ук Миңнеханов Төрекмәнстан җитәкчелеге белән очрашачак һәм форумда катнашучылар белән аралашачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре