Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркиянең гаделлек һәм икътисадый эшләр буенча үсеш партиясе рәисе урынбасары, “Россия – Ислам дөньясы” Стратегик күзаллау төркеме әгъзасы Нихат Зәйбәкҗи белән очрашты. Гаделлек һәм үсеш партиясе Төркиянең идарәче партиясе булып тора, аның җитәкчелеге вәкиле эшлекле визит белән Татарстанга килде, дип хәбәр итә республика Рәисенең матбугат хезмәте.
Хөкүмәт йортында узган әңгәмә барышында Стратегик күзаллау төркеме утырышында һәм “Россия –Ислам дөньясы: KazanForum” Халыкара икътисадый форумында катнашу мәсьәләләре каралган.
Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, партия вәкиленең әлеге чараларда катнашуы, Төркиянең ислам дөньясындагы саллы өлешен исәпкә алып, мөселман халыклары арасындагы элемтәләрне ныгытуга зур этәргеч бирәчәк.
Татарстан алга таба да Төркия бизнесының республикада проектларын үстерүе, төбәктән Россия һәм Евразия базарларына чыгу өчен мәйданчык сыйфатында файдалануы белән кызыксына, дип басым ясап әйткән Рәис.
“Татарстанга сәфәремнән һәрвакыт зур канәгатьләнү хисе алам. Чакыруыгызга һәм һәрвакыт сездән бөркелеп торган дуслык хисенә рәхмәт. Шулай ук Татарстан белән берлектәге проектларда рәхәтләнеп катнашам”, – дип билгеләп үткән үзенең җавап сүзендә Нихат Зәйбәкҗи.
Исегезгә төшерәбез: “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum” Халыкара икътисадый форумы һәр ел саен Казанда Рөстәм Миңнеханов рәислегендә уздырыла. Узган елда чарага 87 илдән 20 меңнән артыграк вәкил җыелган. Икътисадый форум бу юлы 13-18 майда узачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез