Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Казандагы яңа Генераль консулы белән очрашты

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасының Казандагы яңа Генераль консулы Угур Йылмаз белән очрашкан. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткән.

Татарстан Рәисе басым ясап әйткәнчә, очрашу Төркия Республикасын игълан итүгә 100 ел тулу уңаеннан уздырылган. “Төркия халкын якынлашып килүче бәйрәм белән котлыйбыз, Төркиянең алга таба да чәчәк атуын телибез. Безнең дәүләт башлыклары төбәкләр арасындагы хезмәттәшлеккә зур игътибар биреп килә”, – дип билгеләп үткән ул.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, Төркия Республикасы – Татарстанның чит илләрдәге төп партнерларыннан берсе. Төркия Генераль консуллыгының республика дәүләт органнары белән үзара хезмәттәшлеге бик югары дәрәҗәдә алып барыла. Узган елгы йомгаклар буенча Төркия белән Татарстанның сәүдә әйләнеше, 2021 елгы күрсәткечтән ике тапкыр артып, 1,2 миллиард доллар тәшкил иткән. Быел да бу җәһәттән үсеш күзәтелә.

“Казанда Генераль консул итеп билгеләнүемә бик шатмын. Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганнан Сезгә җылы сәламнәремне тапшырырга рөхсәт итегез”, – дигән, үз чиратында, Угур Йылмаз.
“Төркия һәм Татарстанда ике тугандаш халык вәкилләре яши. Шуңа күрә безнең ил Татарстан белән хезмәттәшлеккә зур әһәмият бирә. Мин үзем һәм коллегаларым моңа кадәрге эшләрне дәвам иттерәчәгебезгә вәгъдә бирәм”, – дип йомгак ясаган сүзенә Генераль консул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Рөстәм Миңнеханов

Көн хәбәре