Рөстәм Миңнеханов Төркмәнстан президенты Сердар Бердымөхәммәдов белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркмәнстан президенты Сердар Бердымөхәммәдәв белән очрашты. Сөйләшүләр, БРИКС саммиты кысасында, Казанда узды, дип хәбәр итә Татарстан Рәисе матбугат хезмәте.

"Хезмәттәшлегебез зур тарихка ия. Барлык юнәлешләр буенча системалы төстә эшлибез. Предприятиеләребез җәлеп ителгән проектлар әйбәт динамика күрсәтә". – диде Рөстәм Миңнеханов. Республика Рәисе Сердар Бердымөхәммәдовка әтисе – Гурбангулы Бердымөхәммәдовтан соң сакланучы традицияләр һәм җылы мөнәсәбәтләр өчен рәхмәт белдерде.

Бердымөхәммәдов, үз чиратында, Казанда җылы кабул иткән өчен Рөстәм Миңнехановка рәхмәт сүзләре ирештерде. “Татарстан уңышлы төстә үсә һәм шундый мөһим саммитлар үткәрү урынына әйләнде”, – дип билгеләп үтте ул. Төркмәнстан президенты хезмәттәшлекнең алга таба да үстереләчәгенә ышандырды.

Очрашу азагында Татарстан Рәисе Сердар Бердымөхәммовка “Дуслык” ордены тапшырды. “Бу бүләк хезмәттәшлегебез символына әйләнәчәк”, – дип йомгак ясады Төркмәнстан президенты.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре