Рөстәм Миңнеханов: «Тотрыклы энергетика булмаса, бернинди икътисад та булмаячак»

Тотрыклы энергетика юк икән, икътисад та юк дигән сүз. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Россия энергетика атнасы» VIII халыкара форумы кысаларында федераль массакүләм мәгълүмат чараларына биргән интервьюда белдергән. Бу хакта Татар-информ хәбәр итә.

«Энергетика – ул икътисадның нигезе. Тотрыклы энергетика булмаса, бернинди икътисад та булмаячак», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Фото: © ТР Рәисенең матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе шулай ук форумда күп кенә мөһим темалар, шул исәптән төбәкләр өчен актуаль мәсьәләләр турында фикер алышу булачак, дип билгеләп үтте. «Безнең ил бөтен дөнья өчен куәтле энергетика потенциалына ия», - диде ул.

VIII Россия энергетика атнасы 15-17 октябрьдә Мәскәүдә уза. Форумда 85 илнең вәкилләре катнаша: дәүләт эшлеклеләре, энергетика компанияләре лидерлары, эксперт һәм фәнни җәмгыять вәкилләре. Эшлекле программага 60тан артык чара кергән.

Быелгы чараның темасы: «Киләчәк энергетикасын бергә булдырабыз». Пленар утырышта Россия Президенты Владимир Путин чыгыш ясады.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре