Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов төзекләндерелгән «Рәҗәб» мәчетендә булды

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда төзекләндерелгән «Рәҗәб» мәчетендә булды.

Биредә Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көненә багышланган Мәүлид ән Нәби бәйрәме уңаеннан тантана узды. Чарада шулай ук Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Мөселманнары диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов бәйрәм кунакларын котлады. Ул Мәүлед ән Нәбине бәйрәм итү безнең бердәмлекне, милләтара һәм конфессияара татулыкны саклауга, шулай ук традицион кыйммәтләребезне ныгытуга үз өлешен кертер, дип ышаныч белдерде. "Бүген, Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көнендә, "Рәҗәб" мәчетен реконструкцияләү тәмамлана. Без уртак тырышлык белән бу объектны саклап кала һәм яңарта алдык», - диде республика Рәисе һәм бинаны реставрацияләүдә катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерде. 

"Рәҗәб" - Казанда сакланган бердәнбер тарихи агач мәчет. Ул 1897 елда Иван Алафузов җитен игү фабрикасының татар эшчеләре өчен төзелә. Традицион татар стилендә эшләнгән. 200 кеше сыйдырышлы.

Бина төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты дип танылган. Реставрация эшләре мәхәллә кешеләре инициативасы белән 2021 елның августында башланган.

Татарстан Рәисе яңартылган мәчетне карады. Монда фундамент, агач бура, түбә, манара торгызылган, мәчетнең эчке һәм тышкы өлеше тулысынча бизәлгән, янгын сигнализациясе, видеокүзәтү, тавыш үткәрү җайланмалары куелган, мөнбәр ремонтланган, мәхәллә кешеләренә уңайлы булсын өчен кирәкле җиһазлар сатып алынган. Шулай ук территориядә ир-атлар, хатын-кызлар һәм халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен аерым бүлмәләре булган яңа тәһарәтханә урнашкан. Су һәм канализация торбаларын салу эшләре төгәлләнгән, брусчатка җәелгән һәм мәхәллә кешеләре өчен юллар төзекләндерелгән.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре