Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов төзекләндерүдән соң Казан Яшьләр театрында булды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов төзекләндерүдән соң Казан дәүләт яшь тамашачы театрында (Островский ур., 10) булды.

Театр тарихы 1932 елда башлана. Бүген труппада 40 актер, алар арасында Татарстанның халык һәм атказанган артистлары да бар. Казан дәүләт яшь тамашачы театры елына уртача 100 мең тамашачыга 800гә якын спектакль күрсәтә.

Реконструкция чорында театр, Казан мәктәпләрен дә кертеп, 50дән артык мәйданчыкта эшләгән. Театрның яшь актерлары Рөстәм Миңнеханов өчен яңартылган бина буйлап экскурсия уздырдылар, Казанның иң борынгы сәхнә мәйданчыкларының берсе тарихы турында сөйләделәр.

"Бүген республикабызның мәдәни тормышы өчен истәлекле көн - без яңартылган Казан дәүләт яшь тамашачы театрын колачлы реконструкциядән соң ачабыз. Биредә Марсель Сәлимҗанов кебек бөек осталар үз юлын башлаган, ә бүген Татарстаннан читтә дә исемнәре билгеле булган талантлы артистлар хезмәт итә", - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул реконструкция нәтиҗәләрен уңай бәяләде.

"Бу - балалар һәм яшьләр өчен бик мөһим һәм кирәкле киңлек. Татарстанда театрларны үстерү, биналарны ремонтлау буенча зур эш алып барыла. Әлбәттә, мондый проектларны гамәлгә ашыру ил җитәкчелеге һәм шәхсән Президентыбыз Владимир Путин ярдәменнән башка мөмкин булмас иде», - дип ассызыклады республика Рәисе.

Җавап сүзе белән Казан яшь тамашачы театры актрисасы, ТР халык артисты Нина Калаганова чыгыш ясады.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Казан Яшьләр театры коллективы вәкилләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Реконструкция кысаларында терәк конструкцияләр көчәйтелгән, инженерлык челтәрләре алмаштырылган, бинаның түбәсе, фасад, сәхнә, тамаша залы, фойе, грим бүлмәләре һәм башкалар ремонтланган. Икенче катта кече зал җиһазландырылган. Аерым куелышларны эчке ишегалдында ачык һавада кую планлаштырыла.

Яңартылган Казан яшь тамашачы театры базасында яңа белем бирү проектларын тормышка ашыру өчен шартлар тудырылган: яшь артистлар, режиссерлар, драматурглар өчен иҗади мәйданчыклар бар. Балалар театр студияләре эшен дәвам итәчәк. Биредә актерлар кичәләре, белем бирү-агарту лекцияләре, шулай ук мәктәп укучылары һәм студентлар өчен театральләштерелгән нәфис укулар уздыру планлаштырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Минниханов, миңнеханов

Көн хәбәре