Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов ТР Муниципаль берәмлекләре советының XX юбилей съездында катнашты

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советының XX съезды узды. ТР Рәисе Матбугат хезмәте хәбәр итә.

Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Федерация Советының Конституцион законнар һәм дәүләт төзелеше комитеты рәисе Андрей Клишас, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатлары ветераннары һәм «Батырлар. Герои Татарстана» мәгариф прогаммасында катнашучылар, республиканың барлык 956 муниципаль берәмлеге вәкилләре каташты. Видеоэлемтә аша съездда катнашучыларны Дәүләт Думасының Дәүләт төзелеше һәм законнар комитеты рәисе Павел Крашенинников сәламләде.

Чараны «ТР Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин үткәрде. Үзенең нотыгында ул билгеләп үткәнчә, быелгы съезд - 20 нче юбилей съезд. 2005 елның сентябрендә җирле хакимият органнарына сайлаулар узды, һәм муниципаль хакимият үз эшчәнлегенә кереште. Муниципаль реформага керешкәндә гамәлдә булган барлык авыл, шәһәр һәм район Советлары диярлек сакланып калган.

"Бүген бездә Россиядә иң күп муниципалитетлар саны - 956. Җирле үзидарә системасында 15 меңнән артык депутат һәм муниципаль хезмәткәр эшли. Һәм иң мөһиме - бу еллар эчендә дәүләт һәм муниципаль хакимиятнең бердәм эшендә уникаль тәҗрибә тупланды", - диде Әгъзам Гобәйдуллин.

Ул ассызыклаганча, съезд эшендә беренче тапкыр МХОдә катнашкан депутатлар катнаша. "Җирле халык мәнфәгатьләрен кайгыртучы депутатлар корпусы составына махсус хәрби операциядә катнашучылар сайлануы бик мөһим. Аларның тәҗрибәсе һәм эшлекле сәләтләре хакимиятнең барлык дәрәҗәләрендә дә кирәк», - дип билгеләп үтте Ассоциация рәисе.

Әгъзам Гобәйдуллин ассызыклаганча, республиканың җирле хакимият органнары баштан ук куелган бурычларга ирешү өчен мөмкин булганның барысын да эшли. Алар даими рәвештә халык белән тыгыз элемтәдә, аларга беренче чиратта хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләре, өйләренә кайткан МХОдә катнашучылар мөрәҗәгать итә. Район һәм авыл җирлекләре башлыклары гуманитар йөкләр оештыралар, проблемаларны урыннарда хәл итәләр. Муниципаль районнар һәм шәһәр округлары халкы үз чиратында сугышчыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтә, фронт һәм шефлыкка алынган шәһәрләр өчен гуманитар ярдәм җыя.

Искәртәбез, быел март аенда Дәүләт Думасы төбәкләрнең җирле үзидарә системасын сайлау хокукы турында закон кабул итте: бер дәрәҗәле системага күчү яки ике дәрәҗәле системаны саклап калу. Төбәкләрнең үзидарә моделен мөстәкыйль билгеләү хокукы турындагы инициативаны Татарстан тәкъдим итте. Шуның нәтиҗәсендә республика авыл һәм шәһәр җирлекләре составында муниципаль районнарның ике дәрәҗәле системасын саклап калды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген илдә зур үзгәрешләр бара, җирле үзидарәне камилләштерү буенча бурычлар гамәлгә ашырыла. "Соңыннан үкенергә туры килмәслек юлны сайларга кирәк. Бер дәрәҗәле система булырга мөмкин, ләкин билгеле бер шартларда. Бүген Татарстанда 40тан артык республика программасының төп өлеше авыл территорияләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Без барыбыз да көчле Россия өчен. Ләкин куәтле авыл төзелешеннән башка безнең ил ничек булачак?",- диде республика Рәисе.

Елга йомгак ясап, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, моңарчы күрелмәгән басымга карамастан, Татарстан икътисады, төп макроикътисадый күрсәткечләр үсешен тәэмин итеп, үсүен дәвам итә. Бәяләүләргә караганда, ел йомгаклары буенча республиканың тулаем төбәк продукты 5,6 трлн сум тәшкил итәчәк (102,5%), сәнәгать җитештерүе индексы - 109% (төяп җибәрү күләме 6 трлн сумга якынлаша), төзелеш эшләре күләме - 1 трлн сумнан артык, авыл хуҗалыгы продукциясе күләме - 7%ка үсеш белән 400 млрд сумнан артык, төп капиталга инвестицияләр күләме - 1,6 трлн сум. Татарстан инвестицион климат торышы буенча илкүләм рейтингта лидерлар рәтенә керә (2 урын). Республика ил субъектларында сәнәгать сәясәтен гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеге рейтингында беренче урында тора.

Татарстан Рәисе республикага ярдәм иткәннәре өчен ил Президенты Владимир Путинга һәм Михаил Мишустин җитәкчелегендәге РФ Хөкүмәтенә рәхмәт белдерде. "Тарихта без беркайчан да шулкадәр юллар төземәдек. Сәламәтлек саклау һәм мәгариф өлкәсендә мондый зур программалар беркайчан да булмады. Барлык авырлыкларга да карамастан, илдә бик зур үзгәрешләр бара", - дип ассызыклады ул.

2025 ел илебездә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елы билгесе астында уза. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республиканың барлык муниципаль районнарында һәм шәһәр округларында Җиңү юбилеена багышланган тантаналы чаралар узган. Яңа һәйкәлләр, бюстлар һәм мемориаль такталар ачылган.

"Бүген алгы сафта - махсус хәрби операциядә катнашучылар. Алар арасында - Ватаныбызны саклаучы, хәрби хезмәтнең барлык авырлыкларын түземлек белән уздыручы, бердәм сугышчан хезмәт һәм какшамас рухи көч күрсәтүче дистәләгән мең татарстанлы бар. Бүгенге көндә барлык дәрәҗәдәге хакимият органнарының төп бурычларыннан берсе - хәрбиләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү. МХОдә катнашучыларның гаиләләренә, бигрәк тә һәлак булучыларның һәм хәбәрсез югалганнарның гаиләләренә, шулай ук озак дәваланучы сугышчыларга ярдәм күрсәтү мәсьәләләрен даими контрольдә тотарга кирәк. Беләм, бу мәсьәләләр сезнең көндәлек игътибарыгыз зонасында. Бу юнәлештә системалы эш алып баруыгыз өчен рәхмәт белдерәсем килә», - дип мөрәҗәгать итте республика Рәисе съездда катнашучыларга.

Рөстәм Миңнеханов муниципаль бергәлеккә, битараф булмаган гражданнарга, ихтыярыйларга, бизнес-бергәлеккә, муниципаль берәмлекләр башлыкларына һәм җирле үзидарә депутатларына сугышчылар өчен гуманитар ярдәмне турыдан-туры МХО зонасына, Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә җиткерүдә актив катнашканнары өчен аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Рөстәм Миңнеханов республика предприятиеләренең илнең оборона сәләтен ныгытуга керткән зур өлешләрен билгеләп үтте. Ул искәрткәнчә, Ватанны саклаучыларга һәм тыл хезмәтчәннәренә тирән хөрмәт йөзеннән 2026 ел республикада Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы дип игълан ителде. Муниципаль берәмлекләргә, республика органнары белән бергәләп, киләсе ел тематикасындагы барлык бурычларны тормышка ашыруны тәэмин итәргә кирәк.

Татарстан Рәисе җирле үзидарә органнарының мөһим бурычы дип сугышчан хәрәкәтләр ветераннарын социальләштерүне һәм эшкә урнаштыруны атады. Быел муниципаль сайлаулар нәтиҗәләре буенча МХОдә 113 катнашучы җирле үзидарә депутаты итеп сайланды, шулардан 15 кеше «Батырлар. Герои Татарстана" кадрлар программасында катнаша.

Киләсе елның төп иҗтимагый-сәяси вакыйгасы тугызынчы чакырылыш Федераль Собрание Дәүләт Думасына депутатлар сайлау булачак. "Безнең уртак бурычыбыз - республиканың ил парламентында лаеклы вәкиллеген тәэмин итү. Сәяси конкуренция үсү белән инде хәзер үк деструктив көчләрнең сайлаучылар фикеренә йогынты ясау омтылышлары күзәтелә. Шуңа бәйле рәвештә кешеләр белән турыдан-туры элемтәне тәэмин итүнең, аңлату эшләрен уздыруның әһәмияте арта. Бүген муниципаль хакимиятнең игътибар үзәгендә халык, гражданнарның җирле бергәлекләре белән диалогны алга таба да ныгыту, гражданнарның мөрәҗәгатьләренә оператив җавап бирү, шул исәптән социаль челтәрләр һәм цифрлы элемтә платформалары аша, шулай ук халыкның аз тәэмин ителгән катламнарына һәм күп балалы гаиләләргә ярдәм итү булырга тиеш», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Т

атарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советының агымдагы съезды - хисап-сайлау съезды. Ассоциация җирле үзидарәне һәм муниципальара хезмәттәшлекне үстерү һәм камилләштерү, шулай ук хакимиятнең башкарма органнары белән багланышларны дәвам итәр дип ышанам", - дип өстәде Татарстан Рәисе.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге аерым казанышлары өчен дәүләт бүләкләре тапшырды.

Шуннан соң съездда катнашучылар бертавыштан Әгъзам Гобәйдуллинны «ТР Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе рәисе итеп сайладылар, шулай ук идарә органнарының яңа составын сайладылар.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре