Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә берничә йөкләмә бирде

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмә кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр башлыкларына, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләренә йөкләмәләр бирде. Киңәшмә барлык муниципаль районнар белән видеоэлемтә режимында узды. Анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Габделганиев катнашты.

5 октябрь - Халыкара укытучылар көне. "Бу бәйрәм остазларыңа, педагогларга иҗади хезмәтләре өчен рәхмәт белдерергә мөмкинлек бирә. Бүгенге көндә республиканың мәгариф системасында 78 меңгә якын педагог хезмәткәр эшли, шуларның 32 меңе – укытучылар», - диде Татарстан Рәисе.

Дүшәмбе көнне Казанда укытучыларны республика дәрәҗәсендә хөрмәтләү планлаштырыла. Рөстәм Миңнеханов муниципалитетлар башлыкларына барлык районнарда да тантаналы чаралар оештырырга кушты. Педагогик хезмәт ветераннарына аерым игътибар бирергә кирәк.

Җылы бирү чоры турында сөйләгәндә, республика Рәисе 5 октябрьдән республиканың барлык мәгариф һәм медицина учреждениеләренә җылылык бирелергә тиешлеген билгеләп үтте. Бүгенгә котельныйларның 84%ы эшләтеп җибәрелгән, эшкә барлык муниципалитетлар да керешкән.

"Авария-диспетчерлык хезмәтләрен, ремонт бригадаларын тәүлек буе эшләү режимына күчерергә, авария хәлләрен бетерү өчен матди-техник ресурслар запасы булуны тәэмин итәргә һәм һәр мөрәҗәгатькә оператив җавап бирергә кирәк", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук юллар челтәрен бозлавыкка каршы материаллар белән тәэмин итәргә кушты һәм машина йөртүчеләрне кышкы машина йөртү стиленә күнегергә өндәде.

Аннары Рөстәм Миңнеханов җылыту приборларын кулланганда иминлек таләпләрен үтәргә кирәклеген билгеләп үтте. Узган ел җылы бирү сезоны вакытында 1800дән артык янгын булган, аларда 98 кеше һәлак булган, 205е җәрәхәтләнгән.

Бәхетсезлек очракларының төп сәбәбе - техник эксплуатация кагыйдәләрен бозу, диде Татарстан Рәисе. Ул халык белән җылыту приборларын, газ җайланмаларын, вентиляцияне эксплуатацияләү буенча мәгълүмати-аңлату эшләре алып барырга кушты.

/ТР Рәисе Матбугат хезмәте

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре