Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә берничә йөкләмә бирде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсе кысаларында берничә йөкләмә бирде, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.

Иртәгә Мамадыш районының Җөри авылында керәшеннәрнең традицион бәйрәме Питрау була. Татарстаннан да, илебезнең башка төбәкләреннән дә катнашучылар күп булыр дип көтелә. «Керәшеннәр республиканың күп районнарында яши - шуңа күрә бәйрәмдә активистлар һәм иҗат коллективларының катнашуын тәэмин итүдә ярдәм мөһим», - диде Татарстан Рәисе.

Моннан тыш, иртәгә Балтач районының Бөрбаш авылында XIX Балалар мөселман Сабантуе узачак. Әлеге чаралар республикада милли-мәдәни бәйрәмнәрнең язгы-җәйге циклында йомгаклау чаралары булып тора. Рөстәм Миңнеханов республика Мәдәният министрлыгына һәм муниципаль берәмлекләр башлыкларына булган чараларның нәтиҗәләрен анализларга һәм бу юнәлештә эшне камилләштерү буенча чаралар күрергә кушты.

21 июльдә, сишәмбе көнне, Татарстан митрополиясендә Казан Мәрьям Ана иконасы пәйда булуны бәйрәм итүгә багышланган тантаналар узачак. Казанга Патриарх Кириллның килүе планлаштырыла. Тантаналы чаралар кысаларында шәһәр тәре йөреше, Патриарх гыйбадәтләре һәм Казан Богородица монастыренең Тула Никола чиркәвен изгеләндерү узачак. "Муниципаль берәмлекләр башлыкларыннан Татарстан митрополиясе епархияләренә Казанга гыйбадәт кылуда катнашырга теләгән православие динен тотучыларны транспорт белән китерүдә ярдәм итүләрен сорыйм. Казан мэриясенә һәм Татарстан митрополиясенә чараларны югары дәрәҗәдә оештырырга, хокук саклау органнары белән бергә җәмәгать тәртибен һәм иминлекне саклауны тәэмин итү буенча көчәйтелгән чаралар күрергә кирәк», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Шулай ук Татарстан Рәисе республика территориясендәге паркларда һәм скверларда тәртип саклауны контрольдә тотуны көчәйтергә кушты. "Соңгы елларда безнең тарафтан парклар һәм скверлар, ишегалды территорияләрен яңартуга һәм төзүгә, тулаем алганда халыкка ял итү, мәдәни һәм башка ял итү чараларында катнашу өчен уңайлы шартлар тудыруга аерым игътибар бирелде. Илкүләм проектлар һәм республика программалары кысаларында 2015 елдан алып 10 ел эчендә безнең шәһәрләрдә һәм районнарда 34 млрд сумлык 450 җәмәгать киңлеге төзекләндерелде. Барлык муниципаль берәмлекләргә дә яңа, сыйфатлы парклар, скверлар, барлык кирәкле җайланмалар белән җиһазландырылган балалар мәйданчыклары бирелде", - диде республика Рәисе.

Ул билгеләп үткәнчә, муниципалитетларга бу киңлекләрне чиста һәм тәртиптә тотарга гына кала. Әмма күп кенә муниципаль берәмлекләр бу бурычны үти алмады. "Минем кушуым буенча парклар һәм скверларның торышы өйрәнелде, алар барлык шәһәр һәм районнарга чыктылар. Шәһәр һәм район башлыкларына әйтәмм: бу тулысынча сезнең җаваплылык зонасы. Комиссия тарафыннан ачыкланган барлык кисәтүләр кыска вакыт эчендә бетерелергә тиеш», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре